Татар токымлы ат күпме тора
В республике

Татар токымлы ат күпме тора

Татар токымлы ат 200-250 мең сумга төшәчәк. Әмма аннары аны тоту чыгымнарына әзер булырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов сөйләде.

"Татар токымлы атны торгызу өчен селекционерларның зур эше башкарылды. Ул төсе белән аерыла. Таң атканда алар алтын ялтыравыкка буяла. Бер ат якынча 200-250 мең сум тора", - дип ассызыклады министр урынбасары.

2025 елда Татарстанда татар токымлы атлар саны 200 башка арткан һәм 1,2 мең башка җиткән. Республикада барлыгы 30 мең баштан артык ат исәпләнә.

Чыганак:татаринформ


Нет комментариев