«Десантчы дисәң, барысы да аңлашыла»
Бүген һава -десант гаскәрләре көне. Әлеге уңайдан Теләчедә, «Дан аллеясы»нда тантаналы чара булып үтте.
Һава- десант гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбызны, чара кунакларын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов һәм районның һава-десант гаскәрләре ветераннарының район бүлеге җитәкчесе Ирек Исмәгыйлов, Саба районы бүлеге җитәкчесе, Әфган сугышы ветераны Иван Максимов сәламләде һәм үзләренең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Чараны Айдар Якуповның ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган җырлары, чараны алып баручы Илсаф Тимербайевның аһәңле, мәгьнәви тексты бизәде.
Чарада илебезнең һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерүдә башкарган хезмәтләре һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән зур өлешләре өчен Әкрам Сәләхиев (Олы Нырсы), Мулланур Сөләйманов ( Үзәк) Теләче муниципаль районы башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Ә Ирек Исмәгыйловка, Украинада махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызгы гуманитар ярдәм күрсәтүдәге активлыгы өчен 33836 номерлы хәрби часть командир, подполковник Келещевниковның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Азактан, илебез азатлагы өчен башын салган десантчыларның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды, мемориаль ташка чәчәкләр салынды, истәлеккә күмәк фотога төшелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев