Казан ТЭЦ-3 не 112 млн сумга яңартачаклар
Казан ТЭЦ-3 җиһазларын ремонтлауга 2027-2028 елларда 112 млн сумнан артык акча сарыф итү планлаштырыла. Дәүләт сатып алулары порталында гомуми башлангыч бәясе 112,4 млн сум булган ике тендер барлыкка килде, алар буенча заказчы булып «ТГК 16» АҖ чыгыш ясый.