Теләчедә футбол буенча ярышлар узды
Район яңалыклары

Теләчедә футбол буенча ярышлар узды

5 һәм 6 ноябрь көннәрендә Теләченең «Батыр» спорт комплексында футзал-2026 буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды.

2015-2016 елларда туган, республиканың 8 районыннан килгән 16 команда иң яхшыларны ачыклау өчен көрәште. Барлыгы 32 мавыктыргыч уен уйналды. Ә финалга Биектау, Питрәч, Байлар Сабасы командалары чыкты.

Турнир нәтиҗәләре буенча районыбыз командасы, югары дәрәҗәдәге уен һәм камилләшүгә омтылыш күрсәтеп, лаеклы 5 нче урынны яулады. Бу тәҗрибә, һичшиксез, алар өчен киләчәк җиңүләр юлында кыйммәтле сабак булачак.


Нет комментариев