Хушлашмадылар, саубуллаштылар гына
Район яңалыклары

Хушлашмадылар, саубуллаштылар гына

Район мәдәният йортларындазур популярлык белән барган «Бай мираслы Теләчем» дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестиваленең авыл җирлекләре буенча барган сайлап алу туры тәмам.

Аның соңгысын, район район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри, авылашлары һәм кайткан кунаклары хозурына Айдар авыл җирлеге үзешчәннәре тәкъдим итте. Сәгать ярымлык тамаша бер сулыш белән каралды. Ул элек-электән сәхнә күрке булган «Нардуган» халык керәшен фольклор, «Сүрәкә» вокаль ансамбьләре (Субаш), «Ләйсән» бию коллективы, «Балкыш» фольклор ансамбле, «Наз» вокаль ансамбле һәм Гәүһәр Ибраһимова (нәфис сүз)  кебек яшь талантларның чыгышы белән истә калды.

«Нардуган» халык керәшен фольклор ансамбле

Фестиваль Нигезләмәсенең барлык таләпләренә дә туры китереп оештырылган концерт – тамаша турында «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

«Балкыш» фольклор ансамбле


Нет комментариев