"Теләче" газетасы - Теләче районы
Казан — Сочи рейсы белән очкан самолетта пассажир хатын-кыз бала тапкан. Бу хакта «Россия 1» хәбәр итә.
Көндез эшләүчеләр өчен бик кулай булды — кич белән килеп, врачлардан киңәш алырга, кирәкле тикшеренүләрне үтәргә мөмкин иде. Әлеге мөмкинлектән файдаланган райондашларыбыз үкенмәгәндер.
13 ноябрь көнне, Казанның Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында, бәйрәм һәм иҗади ярыш рухы хөкем сөрде - Теләче районы мәдәниятнең күренекле эшлеклесе Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» XXVI Төбәкара театр коллективлары конкурсы кысаларында спектакль тәкъдим итте.
Теләчедә, «Торнадо» һәм Казан шәһәренең «Смена» командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уены узды.
Бүген, 15 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр һәм юеш кар явачак, көндез кайбер районнарда бераз явым-төшем булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Елның-елында ноябрьнең өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигасында һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 15 ноябрьгә туры килә.
Салым инспекциясе искәртә: 1 декабрьгә кадәр һәркем үзенең мөлкәт салымы буенча исәп-хисап ясарга тиеш. Бу нигездә кемнәргә кагыла?
0