Салым түләргә онытмыйк
Район яңалыклары

Салым түләргә онытмыйк

Салым инспекциясе искәртә: 1 декабрьгә кадәр һәркем үзенең мөлкәт салымы буенча исәп-хисап ясарга тиеш. Бу нигездә кемнәргә кагыла?

Сезнең исегездә теркәлгән автомобилегез, йортыгыз, фатирыгыз яисә җир участогыгыз бар икән, димәк, салым хәбәрнамәсе сезгә кәгазь форматта яисә электрон рәвештә килгән булырга тиеш.

Түләүне соңгы көнгә калдырмыйча, бүген үк башкарып кую хәерле. Кышка тыныч күңел белән керик, райондашлар!


Нет комментариев