Юлларда бозлавык, сак булыгыз
В республике

Юлларда бозлавык, сак булыгыз

Бүген, 15 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр һәм юеш кар явачак, көндез кайбер районнарда бераз явым-төшем булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба юнәлешен үзгәртеп, секундына 7–12 метр тизлектә исәчәк. Көндез +1..+5 градус булачак. Төнге сәгатьләрдә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Сак булыгыз! 

 


Нет комментариев