«Умырзая» театр коллективы Казанда
Район яңалыклары

«Умырзая» театр коллективы Казанда

13 ноябрь көнне, Казанның Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында, бәйрәм һәм иҗади ярыш рухы хөкем сөрде - Теләче районы мәдәниятнең күренекле эшлеклесе Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» XXVI Төбәкара театр коллективлары конкурсы кысаларында спектакль тәкъдим итте.

Бу кичне төп вакыйга булып Алан авыл мәдәният йортының "Умырзая" театр коллективы чыгышы торды (җитәкчесе - Гүзәлия Җамалиева). Таләпчән жюри һәм зәвыклы тамашачы хөкеменә артистлар Мансур Гыйләҗевның "Казан егетләре" комедиясен алып чыктылар. Башкаланы яуларга килгән авыл егетләренең кызыклы маҗаралары тирәсендә үрелгән вакыйгалар залны беренче минутлардан ук үзенә җәлеп итте.

Шамил Закиров исемендәге "Идел-йорт" конкурсында катнашу — һәрвакыт зур җаваплылык. Талантлар чыныктыру урынына һәм театр традицияләре сакчысына әверелгән киң колачлы проект, Идел буеның барлык почмакларыннан үзенчәлекле коллективларны бер сәхнәгә җыя. Теләче артистлары өчен Кариев театрының легендар сәхнәсенә чыгу — чын имтихан булгандыр. Алан авылының талантлы артистларына көчле алкышлар, таләпчән жюриның гадел бәясен һәм иҗади юлда яңа җиңүләр телибез!


Нет комментариев