«Без бергә» дип исемләнгән ярдәм итү акциясе башланып китте
Хөрмәтле райондашлар!Тиздән илебездә традицион Инвалидлар декадасы башлана. Бу — язмыш сынавына дучар булган, әмма рух ныклыгын, яшәү дәртен югалтмаган якташларыбызга тагын бер кат җылы караш, игътибар һәм кайгырту күрсәтү чоры.