Әлмәт үзәк район хастаханәсендә бөер синдромы белән геморрагик бизгәк, халык телендә «тычкан бизгәге» дип йөртелгән авыру белән чирләүчеләр саны артуы күзәтелә. Бу хакта медицина учреждениесенең табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.
Табиблар вирусны таратучыларның кимерүчеләр булуын искәртә. Инфекцияне аларның бүлендекләре белән пычранган тузанны сулау яки шундый ук пычранган азык-төлекне куллану нәтиҗәсендә йоктырырга мөмкин. Шул ук вакытта авыру кешедән кешегә күчми. Инкубация чоры ике-өч атна тәшкил итә.
Авыру гадәттә кискен башлана: тән температурасы кинәт 38–40 градуска кадәр күтәрелә, өшү, көчле баш авыртуы, мускуллар сызлау һәм гомуми хәлсезлек күзәтелә. Бөерләр зарарланган очракта, бүленеп чыга торган сидек күләме сизелерлек кими. Авыр очракларда кискен бөер җитешсезлеге дә барлыкка килергә мөмкин. Табиблар шундый билгеләр барлыкка килгән очракта кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Нет комментариев