Бүген Караширмә авылында, махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары Билалов Наис Наил улының якты истәлегенә багышланган искә алу чарасы узды.
Наис Наил улы 1993 елның 22 ноябрендә Караширмә авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне Үзәк урта мәктәбендә ала. 2011 елда армия сафларына алынып, Төньяк Осетиядә артиллерист булып хезмәт итә. 2022 елның октябрендә махсус хәрби операциягә алына һәм бер елдан соң батырларча һәлак була...
Искә алу чарасында Наисның беренче укытучысы Хуҗина Рузия Госман кызы, сыйныфташлары да катнашты. Мәктәп елларын искә алып, аның турында җылы хатирәләр белән уртаклашты алар. Бу очрашу батыр якташыбызның тормышына һәм кылган гамәлләренә хөрмәт, якыннарының йөрәк ярасына ихтирам булып яңгырады.
Нет комментариев