Хөрмәтле райондашлар!Тиздән илебездә традицион Инвалидлар декадасы башлана. Бу — язмыш сынавына дучар булган, әмма рух ныклыгын, яшәү дәртен югалтмаган якташларыбызга тагын бер кат җылы караш, игътибар һәм кайгырту күрсәтү чоры.
Шул уңайдан сәламәтлекләре чикле райондашларыбызга булышу йөзеннән районыбызда «Без бергә» дип исемләнгән ярдәм итү акциясе башланып китте. Әлеге игелекле башлангычка һәркем — оешма-предприятие коллективлары, эшмәкәрләр, волонтерлар һәм битараф булмаган гади гражданнар да кушыла ала. Кайвакыт бер җылы сүз, кечкенә генә ярдәм дә кеше күңелендә зур өмет уята.
Ярдәм итәргә теләүчеләр район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Әйдәгез, читтә калмыйк! Игелек җирдә ятмый — бергә булыйк, бердәм булыйк!
Нет комментариев