21 апрель 2016 яңалыклары
-
Төрмәдә утырырлык хәле булмаган Мисбах картны озакка утырттылар
Тукай районы Яңа Мусабай авылында яшәүче 86 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновны 6 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Суд каршында соңгы сүзе буларак олы яшьтә икәнлеген, авыруын, колониядә булуына карап дәүләткә, судка файда булмавын һәм төрмәдә утырырлык хәле булмавын җиткергән, мәрхүмнең туганнары алдында гафу үтенгән Мисбах карт табиб-травматолог Андрей Железновны...
-
Велосипедчылар өчен файдалы киңәшләр
Җылы һава торышы урнашуга шәһәр һәм авыллар урамнарында велосипедчылар да күренә башлады. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре исә аларны игътибарлы булырга, урамга чыгар алдыннан әлеге транспорт чарасында йөрү кагыйдәләре белән танышырга чакыра. Бу мәсьәләгә зур игътибар бирү юкка түгел, билгеле. Бактың исә, 2015 елда башкала урамнарында гына да велосипедчылар катнашында шактый...
-
Сак булыгыз, апрельдә үк инде талпаннар активлашкан!
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, талпаннарның актив сезоны башланган. Ел саен алып барылган күзәтүләр күрсәткәнчә, талпаннар республикада апрельдә кадала башлый һәм аларның һөҗүме октябрьдә генә туктала, дип җиткерәләр идарә тармагыннан. Иң актив вакытлары май азагы - июнь аена туры...
-
Яшел Үзән районында фаҗига: 13 яшьлек кызны ток сугып үтергән
Гадәттән тыш хәл 19 апрель кичендә, Яшел Үзән районының Түбән Карамалы бистәсендә булган. Кыз баланың үле гәүдәсенә ишегалдында тап булганнар. Әлеге факт уңаеннан Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсы 1 нче бүлеге - саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) кузгатылган. Тикшерү...
-
Орхидеяны ничек карарга?
Бүлмәдә үстерү өчен барлык төр орхидеялардан бары тик берсе - фаленопсис төре генә яраклы санала. Орхидеяны халыкта, чәчәкләре очып йөргән күбәләкләргә охшаш булган өчен, "күбәләкләр" дип йөртәләр. Яхшы үсеш алган зур орхидеяга ун көн дәвамында бөтенләй су сибәргә ярамый, бары тик бераз су бөркеп торырга гына кирәк. Үзенең тышкы аристократик...
-
"Алтын битлек" премиясе лауреты булган артист Ринат Таҗетдиновны поезддан ничек каршы алдылар (фотолар)
20 апрельдә, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Ринат Таҗетдинов Казанга кайтты. Г.Камал театры җитәкчеләре һәм артистлары Россиянең һәм Татарстанның халык артистын чәчәкләр һәм музыка белән тантаналы төстә тимер юл платформасында каршы алдылар. "Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен" "Алтын битлек" премиясенә ия булган Ринат Таҗетдиновны тагын бер мәртәбә ихлас күңелдән...
-
Динә һәм Рафаэль Латыйповларның икенче оныгы туды!
Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга: 11 апрель көнне кызлары Динара Хәлилгә энекәш алып кайткан! - Динара белән Маратның Хафиз исемле гаилә дуслары бар. Ул бик төпле, акыллы кеше. Баланың исеме шушы дуслары хөрмәтенә кушылды. Хафиз - Коръәнне яттан белүче дигәнне аңлата. Бала тудыру йортыннан чыгарганда,...
-
Терроризмны кисәтү - һәркемнән уяулык сорала
Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бу уңайдан нинди саклык чаралары күрелә, тәртип сакчылары алдында нинди бурычлар куела? Районда террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләсенең куелышы хакында кызыксынып, без Россия Эчке эшләр...
-
21 апрель –Җирле үзидарә көне. Җирле үзидарә хезмәткәрләрен тәбриклибез!
Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади халәте, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Муниципаль хезмәт барлык өлкәләрдә тирән белем, җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрчак контрольдә тотуны, тәртипле булуны таләп итә. Үз халкыңа...
-
Яз көне янгын чыгу куркынычы арта, сак булырга чакырабыз!
Язгы матур, җылы көннәр башлану белән республикабыз шәһәрләрендә, районнарда янгын чыгу очраклары арта. Янгыннарның төп сәбәбе - ут белән дөрес эш итә белмәвебез. Шуңа күрә яз җитү белән, басу-кырлардагы коры камылны, бакча, ишегалдындагы кипкән үлән белән чүп-чарны яндыру катгый тыела. Урманнарда янгын чыгу очрагы аеруча да куркыныч. Учак яккан очракта...
-
Түләүле машина кую урыннары Казанны 6,8 миллион сумлы иткән
2016 ел башыннан шәһәр бюджетына парковкалардан шуның кадәр акча кергән. Машина куйганга тиешле сумманы түләмәгән өчен салынган штраф күләме 16,6 миллион сум тәшкил иткән. Әмма әлеге сумманың 4,4 миллион сумы гына түләнгән. Дөрес, узган ел хәл тагын да начаррак булган: 25,4 млн. сум штрафның 6,6 млн. сумы гына түләнгән. Шәһәрнең...