Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яз көне янгын чыгу куркынычы арта, сак булырга чакырабыз!

Язгы матур, җылы көннәр башлану белән республикабыз шәһәрләрендә, районнарда янгын чыгу очраклары арта. Янгыннарның төп сәбәбе - ут белән дөрес эш итә белмәвебез. Шуңа күрә яз җитү белән, басу-кырлардагы коры камылны, бакча, ишегалдындагы кипкән үлән белән чүп-чарны яндыру катгый тыела. Урманнарда янгын чыгу очрагы аеруча да куркыныч. Учак яккан очракта...

Язгы матур, җылы көннәр башлану белән республикабыз шәһәрләрендә, районнарда янгын чыгу очраклары арта. Янгыннарның төп сәбәбе - ут белән дөрес эш итә белмәвебез. Шуңа күрә яз җитү белән, басу-кырлардагы коры камылны, бакча, ишегалдындагы кипкән үлән белән чүп-чарны яндыру катгый тыела. Урманнарда янгын чыгу очрагы аеруча да куркыныч.

Учак яккан очракта йорттан 50 метр ераклыкта ягарга кирәк. Ә бакчада учак ягар өчен аерым урыннар булдыру, учак яксагыз, һәрвакыт карап тору, сүндергәндә ком яки су куллану шарт. Моның өчен хуҗалыкта зур су савытлары, бакчада, йортта ут сүндергечләр булдыру зарур.

Хөрмәтле райондашлар, бәйрәм көннәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Бәйрәмнәр матур һәм тыныч үтсен. Ут белән сак булыйк!

Ленар Тимерханов,
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район күзәтү бүлеге буенча баш белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев