Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Динә һәм Рафаэль Латыйповларның икенче оныгы туды!

Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга: 11 апрель көнне кызлары Динара Хәлилгә энекәш алып кайткан! - Динара белән Маратның Хафиз исемле гаилә дуслары бар. Ул бик төпле, акыллы кеше. Баланың исеме шушы дуслары хөрмәтенә кушылды. Хафиз˜ - Коръәнне яттан белүче дигәнне аңлата. Бала тудыру йортыннан чыгарганда,...

Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга: 11 апрель көнне кызлары Динара Хәлилгә энекәш алып кайткан!


- Динара белән Маратның Хафиз исемле гаилә дуслары бар. Ул бик төпле, акыллы кеше. Баланың исеме шушы дуслары хөрмәтенә кушылды. Хафиз˜ - Коръәнне яттан белүче дигәнне аңлата. Бала тудыру йортыннан чыгарганда, каршы алырга иң якыннары килде, арада ТР атказанган артисты Раяз Фасыйхов гаиләсе дә бар иде. Хәлилгә тиздән 6 яшь тула, Алла теләсә. Хоккейга, бассейнга йөри, инглиз телен өйрәнә, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Динә Латыйпова.



Билгеле булганча, хәзерге вакытта Динә һәм Рафаэль Латыйповлар "Бабайга кәләш кирәк" дип исемләнгән яңа программа белән гастрольләрдә йөри. Ураза тәмамланганнан соң, концерт күп санлы тамашачылар соравы буенча кабат Казанда тәкъдим ителәчәк. Сүз уңаеннан, артистлар икесе дә ураза тотарга җыена. Май айларында исә Латыйповлар "Гомер уза" җырына клип төшерергә планлаштыруын белдерде.

Эльвира Шакирова

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев