Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Велосипедчылар өчен файдалы киңәшләр

Җылы һава торышы урнашуга шәһәр һәм авыллар урамнарында велосипедчылар да күренә башлады. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре исә аларны игътибарлы булырга, урамга чыгар алдыннан әлеге транспорт чарасында йөрү кагыйдәләре белән танышырга чакыра. Бу мәсьәләгә зур игътибар бирү юкка түгел, билгеле. Бактың исә, 2015 елда башкала урамнарында гына да велосипедчылар катнашында шактый...

Җылы һава торышы урнашуга шәһәр һәм авыллар урамнарында велосипедчылар да күренә башлады. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре исә аларны игътибарлы булырга, урамга чыгар алдыннан әлеге транспорт чарасында йөрү кагыйдәләре белән танышырга чакыра.


Бу мәсьәләгә зур игътибар бирү юкка түгел, билгеле. Бактың исә, 2015 елда башкала урамнарында гына да велосипедчылар катнашында шактый гына юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән. Нәтиҗәдә, 34 велосипедчының төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганлыгы мәгълүм. Өстәвенә, шушы көннәрдә генә Чаллыда теркәлгән куркыныч вакыйга барча татарстанлыларны тетрәндерде. 1959 елгы велосипедчы уңга борыла торган җиңел машина белән бәрелешү нәтиҗәсендә юл уртасына егылып автобус астында калган иде. Кызганыч, алган җәрәхәтләреннән ул шундук вафат булды. Соңрак әлеге юл-транспорт һәлакәтендә төп гаеп велосипедчының үзендә икәнлеге ачыкланды.

- Чынлыкта, велосипедчыларга машина юллары буйлап хәрәкәт итү тыелмаган. Шулай да, алар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш, - дип ассызыклыйлар ЮХИДИ идарәсендә.

Махсус кагыйдәләр буенча, велосипедчыларга үзләре өчен каралган махсус тротуарларда гына хәрәкәт итәргә ярый. Әгәр дә андый мөмкинлек тудырылмаган икән, аларга машина юлларының уңдагы полосасыннан гына йөрү рөхсәт ителә. Иң мөһиме: аларга юл кырыеннан 1 метрдан да читкәрәк китү катгый тыелган. Әгәр дә инде андый мөмкинлек тә тудырылмаса, велосипедчылар тротуарлар һәм юл кырларыннан хәрәкәт итә ала.

- Шул ук вакытта велосипедчыларга рульгә бер кул белән генә тотынган килеш хәрәкәт итү, 7 яшькә кадәрге балаларны утырту, бер полосадан күбрәк рәт булган юлларда сулга борылу катгый тыела. Юл аша чыкканда исә алар велосипедларыннан төшеп, бу араны җәяү кичәргә тиеш, - дип кисәтәләр ЮХИДИ идарәсендә.

Әле алай гына да түгел, велосипедчыларга махсус шлемнар, тез һәм терсәк калканнарыннан файдаланырга тәкъдим ителә. Кичләрен алар яктылык кайтаручы предметлардан кулланырга тиеш.

14 яшькә кадәрге балаларга исә машина юлларына чыгу катгый тыелган. Алар велосипедка тротуарлар, парк һәм скверларда гына утыра ала.

Рәмзия Закирова

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев