21 декабрь 2015 яңалыклары
-
Баландышта “Әдәбият – рухи хәзинә” исемле грандиоз җырлы-биюле кичә үтте
Туган авылым Баландышка "Әдәбият - рухи хәзинә" дигән кичәгә чакыру алгач, балачак елларым искә төште. Авылыбызда китапханә юк. Җәяүләп Урта Мишә авылына китапханәгә йөри идек. Ә бүгенге көндә Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова авыл халкы белән аңлашып, матур эшләр башкара. Әдәбият елында ул балалар бакчасы балалары белән "Әкиятләр илендә", Казаннан...
-
Чүпрәле районында ир белән хатын һәм 4 яшьлек бала янып үлгән
Чүпрәле районының Матак авылындагы шәхси йортта янгын чыгу турында коткару хезмәтенә бүген, 21 декабрьдә 00:32 сәгатьтә хәбәр керә. Ут бер катлы бүрәнә торак йортта һәм каралтыда чыга. Ялкын 108 квадрат метр мәйданга тарала. Янгын аркасында 60 квадрат мәйдандагы йорт һәм 48 квадрат мәйдандагы каралтылар тулысынча янып бетә. Янган хәрабәләр арасында...
-
Татарстанга җепшек көннәр килә
Һава температурасы 20 градуска кадәр җитеп салкынайтканнан соң, алда торган көннәрдә Татарстанда кабат җылыта. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә. 21-24 декабрьдә республикада урыны белән юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Томан төшү һәм юлларда бозлавык саклану ихтималы бар. Инде иртәгә үк Татарстанда көндезге һава...
-
19 декабрьдә Теләчедә "Батыр" спорт комплексында узган көрәш ярышларының нәтиҗәләре
2015 елның 19 декабрендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 1998 елда туган һәм аннан дә яшьрәк егетләр арасында РСФСР ның спорт остасы призына милли көрәш буенча район беренчелеген үткәрде. Теләче районыннан 12 команда-130 укучы һәм 3 күрше районнан 32 укучы катнашты. Барлыгы 162 көрәшче. Ярышлар турындагы газетада басылган мәкаләне биредән...
-
Фәрит Шаһиәхмәтов «Татмедиа» АҖ генераль директоры вазифасыннан китте
Ул «Татспиртпром» ААҖнең техник директоры итеп билгеләнде "Татспиртпром" АҖ яңа топ-менеджерының төп эш юнәлешләренең берсе - компаниянең җитештерү һәм техник үсеш мәсьәләләре. Фәрит Шаһиәхмәтовнең бу юнәлештә шактый тәҗрибәсе бар:"инженер-механик" белгечлеге буенча уку йортын тәмамлагач, Россиянең иң эре полиграфия предприятиеләренең берсе - "Идел-пресс"та бөтен карьера баскычларын узып, аның баш инженеры булды,...
-
Беренче канал кубогы: Россия җыелма командасы хур булды
Беренче канал кубогы ярышларында Россия хоккейчыларының болай ук начар чыгыш ясаганы юк иде әле. Беренче уенда Швеция хоккейчылары алдында тез чүккән (1:4), ә икенче уенда Финляндияне тар-мар иткән (8:1) Олег Знарок шәкертләре соңгы турда Чехия җыелмасына оттырды - 2:4. Еврохоккейтурның Россиядәге этабы җиңүчесе булып Чехия хоккейчылары танылды. Швеция - икенче,...
-
Татарстанга зур күләмдә наркотик матдә алып керүчеләр тоткарланган
Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре республикага наркотиклар керү юлына киртә корган. Шушы көннәрдә Татарстан чигендә җинаятьчел төркемнең ике кешесе тоткарланган. Җинаятьчел төркем Татарстанга героин кертү белән шөгыльләнгән. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәткәрләре тарафыннан төркемнең ике әгъзасы утырган машина тикшерелә. Тоткарланучылардан 1500 доза бер...
-
Теләчене бүген томан каплый, ә иртәгә көн җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 21 декабрьдә, һава торышының берникадәр бозылу ихтиамлы бар. Синоптиклар фаразына караганда, бүген көн дәвамында - кичке сәгать 6га кадәр Татарстан районнарында начар метеорология шартлары үзен сиздерeргә мөмкин. Төнлә төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә дә саклана. Томан вакытында күз күреме 500...