Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чүпрәле районында ир белән хатын һәм 4 яшьлек бала янып үлгән

Чүпрәле районының Матак авылындагы шәхси йортта янгын чыгу турында коткару хезмәтенә бүген, 21 декабрьдә 00:32 сәгатьтә хәбәр керә. Ут бер катлы бүрәнә торак йортта һәм каралтыда чыга. Ялкын 108 квадрат метр мәйданга тарала. Янгын аркасында 60 квадрат мәйдандагы йорт һәм 48 квадрат мәйдандагы каралтылар тулысынча янып бетә. Янган хәрабәләр арасында...

Чүпрәле районының Матак авылындагы шәхси йортта янгын чыгу турында коткару хезмәтенә бүген, 21 декабрьдә 00:32 сәгатьтә хәбәр керә.

Ут бер катлы бүрәнә торак йортта һәм каралтыда чыга. Ялкын 108 квадрат метр мәйданга тарала. Янгын аркасында 60 квадрат мәйдандагы йорт һәм 48 квадрат мәйдандагы каралтылар тулысынча янып бетә.

Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр өч кешенең үле гәүдәсен табып ала. Алар - 1968 елгы ир-ат, 1973 елгы хатын - кыз һәм 2011 елгы бала булып чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләр, 2008 елгы малайны коткара. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X