Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Баландышта “Әдәбият – рухи хәзинә” исемле грандиоз җырлы-биюле кичә үтте

Туган авылым Баландышка "Әдәбият - рухи хәзинә" дигән кичәгә чакыру алгач, балачак елларым искә төште. Авылыбызда китапханә юк. Җәяүләп Урта Мишә авылына китапханәгә йөри идек. Ә бүгенге көндә Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова авыл халкы белән аңлашып, матур эшләр башкара. Әдәбият елында ул балалар бакчасы балалары белән "Әкиятләр илендә", Казаннан...

Туган авылым Баландышка "Әдәбият - рухи хәзинә" дигән кичәгә чакыру алгач, балачак елларым искә төште. Авылыбызда китапханә юк. Җәяүләп Урта Мишә авылына китапханәгә йөри идек.

Ә бүгенге көндә Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова авыл халкы белән аңлашып, матур эшләр башкара. Әдәбият елында ул балалар бакчасы балалары белән "Әкиятләр илендә", Казаннан яшь шагыйрьләрне чакырып "Ач, шигърият, серләреңне" дигән кичәләр уздырды.

Бу юлы ул әдәбият елын йомгаклап кичә үткәрде. Кичә тирән эчтәлекле иде. Туган телгә, китапка, бөек язучыларыбызга мәдхия җырладылар алар ул көнне. Миләүшәне авылда яраталар. Ул кеше белән ягымлы матур итеп сөйләшә белә. Әле ул матур җырчы да, оста алып баручы да икән. Сөмбел Низамова белән икесе һәр һәр сүзне, һәр җөмләне йөрәкләргә үтә торган итеп җиткерделәр.

Кичә Мурат Галләмовның "Туган телем - татар теле" дигән җыры белән башланып китте. Аннары сәхнәгә нәни китап укучы кызлар Нурфия, Камилә, Чулпан, Рәзиләләр чыкты. Кичәгә каләм тибрәтүчеләр дә чакырылган иде.Алар: Талип Әскәров, Рушания Зәйнуллина, Суфия Хасаншина, Гөлнар Мөхәммәтшина, Хәмдия Давлетова, Инсаф Тимербаев, Гөлүсә Шакировалар.

"Оста куллар" берләшмәсенә йөрүчеләр "Кич утыру" күренешен күрсәттеләр.

Берләшмәгә йөрүче Гөлнар Мөхәммәтшина кич утырганда чәй эчәргә дип, торт-китап пешергән.Аңа Г.Тукай "Туган тел" дип язылган.

Кичәдә Т.Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр " спектакленнән өзек күрсәтелде, Д. Гайнетдинова нәсерләре укылды. Биюне дә алар кичәнең эчтәлегенә туры китергәннәр. "Идел бит ул, киң бит ул"дигән татар халык җырына әниле-кызлы Гөлнара һәм Фәридә Җәббаровалар, Рушания Һәм Дилбәр Фаттаховалар башкарган бию һәркемгә ошады. Миләүшәне хуплап, Субаш авылы китапханәчесе Лидия Петрова да үзенең җырларын бүләк итте.

Миләушә бик авыр хәсрәт кичерде.Ул газиз улын,абыйсын,әтисен югалтты.

Әмма ул эшләү тәмен,яшәү ямен югалтмады. Аңа китаплар арасында, гыйбрәтле язмышлар белән таныш булуы булышкандыр. Кичә программасына аның Алисә Шакирова башкаруында Хәсән Туфанның "Кайсыгызның кулы җылы" шигырен кертүе дә шуңа дәлил булып тора.

Кичә ахырында китапханәгә йөрүчеләр төрле номинацияләр буенча бүләкләнделәр. Соңыннан залда утыручылар белән бергә басып гимнга әверелгән "Туган тел" җыры башкарылды.

Насирова Энҗе Ямбулат авылы
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев