Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Татмедиа" җәмгыятенә яңа җитәкче билгеләнде

Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Андрей Кузьмин "Татмедиа" җәмгыятенә генераль директоры итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан журналистлар белән традицион очрашуда белдерде. Белешмә өчен: Андрей Кузьмин 1969 елның 28 июнендә Казанда туган. Санкт-Петербургның "Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясе" югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесен...

Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Андрей Кузьмин "Татмедиа" җәмгыятенә генераль директоры итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан журналистлар белән традицион очрашуда белдерде.

Белешмә өчен: Андрей Кузьмин 1969 елның 28 июнендә Казанда туган. Санкт-Петербургның "Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясе" югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесен тәмамлаган.


1995-2004 елларда - "Эфир" телекомпаниясенең төбәк элемтәләре буенча яңалыклар хезмәте хәбәрчесе, мөхәррире, директор урынбасары, "Республика" программасы буенча телевизион хезмәт директоры урынбасары;

2004-2005 елларда - "ПаркСтройИнвест" генераль директоры;

2005-2006 елларда - ТР мәдәният министры урынбасары;

2006-2010 елларда - ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте җитәкчесе;

2010 елның мартыннан - ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елдан "Татмедиа" җәмгыятен Фәрит Шаһиәхмәтов җитәкләгән иде. Бүген ул "Татспиртпром"ның техник директоры итеп билгеләнде. ТР Президенты матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесе итеп Эдуард Хәйруллин билгеләнде. Ул элек ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары иде.

Чыганак һәм фото: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X