Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Юрий Уткульбаев "Рубин"нан китте

"Рубин" футбол клубының яшьләр командасы өлкән тренеры Юрий Уткульбаев Казаннан китте. Ул Казахстанның "Актобе" командасын җитәклиячәк. Ул җитәкләгән тренерлар штабына шлай ук үзе белән Казанда эшләгән Олег Нечаев һәм Константин Деменко да керә."Рубин"ның яшьләр командасына тренер якын арада билгеләнергә тиеш. - Без Юрий Әнвәрович бик шат һәм аңа уңышлар гына...

"Рубин" футбол клубының яшьләр командасы өлкән тренеры Юрий Уткульбаев Казаннан китте. Ул Казахстанның "Актобе" командасын җитәклиячәк.

Ул җитәкләгән тренерлар штабына шлай ук үзе белән Казанда эшләгән Олег Нечаев һәм Константин Деменко да керә."Рубин"ның яшьләр командасына тренер якын арада билгеләнергә тиеш.

- Без Юрий Әнвәрович бик шат һәм аңа уңышлар гына телибез, - дип фикерләре белән уртаклашты "Рубин"ның генераль директоры Илгиз Фәхриев. - Ул, дөрестән дә, көчле чемпионат һәм көчле коллективны җитәкли алырлык тәҗрибә туплады, үсте. "Рубин" өчен уенчы һәм тренер буларак зур эш башкарган шәхес белән элемтәләр өзелмәячәк. Ике клубның үзара файдалы хезмәттәшлегенә ышанабыз.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев