26 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Мәскәүдән Казанга бару кыйммәтләнде
Россиянең түләүле трассалары тагын да кыйммәтләнде. Барысы да инфляция үсеше һәм юлларны карау чыгымнары арту аркасында, дип хәбәр итә «Автодор ».
-
Физик тәрбия буенча республика олимпиадасында катнаштылар
2026 елның 23-26 гыйнварь көннәрендә Казан шәһәрендә физик тәрбия буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
-
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юлларда чикләүләр турында кисәттеләр
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе якын көннәрдә хәрәкәттә чикләүләр булырга мөмкин, дип кисәтте.
-
Яшьләр министрлыгы чаң суга
2026 елда Татарстанны яшьләр сәясәтендә үзгәрешләр көтелә. Сәбәбе куркыныч саннар: хәзерге яшьләр бөтен буш вакытларын диярлек гаджетларда үткәрәләр, еш кына экстремистик төркемнәр йогынтысына эләгәләр.
-
Яшьләр торак төзелешендә ярдәм ала алачак
ТР Яшьләр эшләре министрлыгы яңа торак программасы әзерли, аның буенча яшьләр шәхси торак төзелешендә ярдәм ала алачак. Бу хакта «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» проектында биргән интервьюсында ТР Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
-
Интернет-кибеттән алган техниканың ватык булуы ачыкланса?
Кибеттән үзең барып алгандагы кебек, заказ биргәнче үк кулыңа тотып карый, үлчи һәм сайлый алмыйсың. Дөрес, товарны кабул итү пунктларында тикшереп, ошамаса, баш тартып була. Ә менә товарның кимчелеге өйгә кайткач кына ачыкланса… Бу очракта нишләргә? Сорауга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре җавап бирә.
-
Вступай в Армию Победы!
В Татарстане – наиболее выгодные условия для подписания контракта.
-
Туй уздыру өчен 100 мең сумлык грант алганнар
Татарстанда 2025 елда 80 яшь гаиләгә милли стильдә туй үткәрү өчен грантлар бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында ТР Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров сөйләде.
-
Районда театр коллективларының смотр - конкурсы башланып китте
Мәдәният учреждениеләре арасында үзешчән һәм халык театр коллективларының смотр - конкурсы башланып китте.
-
Алданмыйк!
Ничек кенә гади яңгырамасын, уяулык һәм игътибарлы булу кирәк. Мошенниклар нинди алымнар кулланып алдый, аларның яңа төр алдау төрләрен даими өйрәнеп, колакка киртләп тору кирәк.
-
Республика ифтарын үткәрү датасы билгеле
XIV Республика ифтары13 мартта узачак. Соңгы еллардагы кебек үк, меңләгән мөселманнарның очрашу урыны «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә булачак.
-
2 сумлык тәңкәне 15 млн саталар
Казанда яшәүче берәү 2003 елда чыгарылган 2 сум номиналлы тәңкәне 15 млн сумга сата.
-
Теннис буенча ачык беренчелекнең өченче лигасында 2 урынны яулады
25 гыйнвар көнне Теләче мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Исламов Әскәр Казан шәһәренең «Идел» олимпия резервы спорт мәктәбендә узган теннис буенча ачык беренчелекнең өченче лигасында 2 урынны яулады.
-
Бөтенроссия ярышларының төбәк этабында катнашып, 3 урынны яуладылар
Бу көннәрдә Байлар Сабасында 2008-2009 елгы яшүсмерләр командасы «Күн туп-мәктәп футбол лигасы» Бөтенроссия ярышларының төбәк этабында катнашып, 3 урынны яуладылар!