Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Туй уздыру өчен 100 мең сумлык грант алганнар

Татарстанда 2025 елда 80 яшь гаиләгә милли стильдә туй үткәрү өчен грантлар бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында ТР Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров сөйләде.

"Проект киң яңгыраш алды, яшьләр тарафыннан да, профессиональ яктан да уңай кабул ителде. Башка төбәкләрдәге коллегаларыбыз бу идея белән  кызыксындылар һәм аны ничек тормышка ашырырга кирәклеге турында сорадылар", - дип сөйләде Кадыйров.

Грантларны 35 яшькә кадәрге яшь парларга биргәннәр.

Грант күләме 100 мең сум тәшкил итә, дип хәбәр итте 2025 елның июлендә ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина. Шартлар буенча, пар төбәк территориясендә кимендә өч ел яшәргә тиеш.

Катнашучыларга «ТР Хезмәтләре 2.0» сервисында гариза бирергә, видеовизитка куярга һәм кыска әңгәмә узарга кирәк. 

Чыганак:рбк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев