Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Интернет-кибеттән алган техниканың ватык булуы ачыкланса?

Кибеттән үзең барып алгандагы кебек, заказ биргәнче үк кулыңа тотып карый, үлчи һәм сайлый алмыйсың. Дөрес, товарны кабул итү пунктларында тикшереп, ошамаса, баш тартып була. Ә менә товарның кимчелеге өйгә кайткач кына ачыкланса… Бу очракта нишләргә? Сорауга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре җавап бирә.

Интернет аша сату дистанцион сәүдәгә керә, чөнки интернет аша алганда сатып алучы товарны шунда ук тикшереп, тотып карый алмый. Бу очракта сатып-алу килешүе тәкъдим ителгән товарның каталогта, фотоларда, элемтә чараларында бирелгән тасвирламасы нигезендә төзелә. Сату-алуның әлеге ысулы Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән № 2300-1 «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы» законы (алга таба закон) һәм Россия Федерациясе хөкүмәте 2463 сан астында 2020 елның 31 декабрендә раслаган Товарларны ваклап сату-алу килешүе белән сату кагыйдәләре белән башкарыла.

Законның 18 нче маддәсендә язылганча, сатып алучы техник яктан катлаулы булган товарның кимчелеген ачыклаганда, 15 көн эчендә аннан баш тартырга һәм түләгән акчаны кире кайтарып алырга, яисә кимчелекле товарны шундый ук маркадагы (модель, артикул) икенче товарга, яисә башка маркадагы (модель, артикул) товарга (бәясен кабаттан исәпләтеп) алыштыруны сорарга хокуклы.

Ул гына да түгел, сатып алучы үзенә сыйфатсыз товар сату аркасында килеп чыккан чыгымнарны каплаулы да сорый ала. Чыгымнар әлеге законда каралган вакыт эчендә түләнергә тиеш.

Товарны кабул итү пунктында товарга кагылышлы бәхәс килеп чыкса, претензияне сатучының үзенә белдерергә кирәк. Аны агрегаторның шәхси кабинеты аша яисә сатучы белән турыдан-туры элемтә аша башкарып була. Сатучы турындагы мәгълүмат товарның карточкасында һәм акча түләү чегында күрсәтелгән була.

Сатучы сезнең законлы таләбегезне үтәүдән баш тартса, хокукларыгызны яклауны сорап, судка мөрәҗәгать итә аласыз.

Чыганак: сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев