Республика ифтарын үткәрү датасы билгеле
XIV Республика ифтары13 мартта узачак. Соңгы еллардагы кебек үк, меңләгән мөселманнарның очрашу урыны «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә булачак.
Әлеге чараның оештыручылары кабаттан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, «Ак Барс Арена» стадионы директоры булачак. Ә дата гадәттәгечә ТР рәисе Рөстәм Миңнехановның эш графигына яраклаштырылачак, чөнки ул инде дистә елдан артык ифтарның мактаулы кунагы булып тора. Ләкин оештыручылар быелгы Республика ифтарында кунакларының күпме булачагын ачыкламаган.
Чыганак һәм фото: бизнесонлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев