27 март 2023 яңалыклары
-
«Апуш» студиясе спектакле «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды
«Апуш» студиясенең «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды.
-
Резедәгә алга таба да уңышлар телибез!
24 март көнне Казан шәһәренең «Әкият» театрында «Ел тәрбиячесе-2023» республика һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.
-
«Театр - яктылыкка илтә»
27 март - Халыкара театр көне уңаеннан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Театр - яктылыкка илтә» дип исемләнгән балаларның театральләштерелгән эшчәнлеккә кызыксынуын үстерүгә юнәлдерелгән чара оештырылды.
-
Казанда «Теләче керәшеннәре айлыгы» башлана
Апрель аеннан Казан шәһәрендә урнашкан «Я. Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк» тә «Теләче керәшеннәре айлыгы» башланачак.
-
Янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде
Үзгәрешләр бакчачыларга да кагылды – биредә корыган яфраклар, үлән һәм чүп-чар яндыру кагыйдәләре хакында сүз бара.
-
Теләче командасы 2 урында
24-26 март көннәрендә Чистай шәһәрендә Хоккей буенча 2014 елгы командалар арасында, Атказанган спорт мастеры В.Г. Рябовка багышланган турнир булып узды.
-
Безнекеләр - икенче урында
26 март көнне Казанда “Татнефть - Арена” Боз сараеның кече залында республика Төнге хоккей лигасының ”Хыяллар лигасы” дивизоны кысаларында финал уеннары булып үтте.
-
Имбир ютәлдән коткара
Ютәл үзәккә үтсә, имбирле чәй коткарачак.
-
27 март – Халыкара театр көне
Барлык театр сөюче райондашларыбызны һәм район һәм авыл мәдәният йортлары, клублары каршында эшләп килүче театр коллективларын, районыбыз мәктәпләрендә театр түгәрәгенә йөрүче балаларны шушы илаһи сәнгать төре көне белән ихлас котлыйбыз.
-
«Бергә тапшырабыз. Ата-аналарның БДИны тапшыру көне»
27 март көнне Теләче районында «Бергә тапшырабыз. Ата-аналарның БДИны тапшыру көне», акциядә 25 ата-ана катнашты. БДИ тапшыру пункты эше МББУ-Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылды.
-
Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең көннәрен расланды
Ураза гаете быел 21 апрельдә, ә Корбан гаете 28 июньдә узачак. Бәйрәм көннәре Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә билгеләнгән.
-
2023 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 11 млрд сумга 133 юл объекты ремонтланачак
2023 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 133 юл объекты ремонтланачак.
-
“Җилләр гөлчәчәге” проект эшләре бәйгесе
“Җилләр гөлчәчәге” дип исемләнгән укучыларның проект эшләре конкурсы быел район күләмендә 5 нче тапкыр, ә республика күләмендә 1 нче мәртәбә үткәрелде. Конкурс 6 юнәлешне үз эченә алды.