Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Безнекеләр - икенче урында

26 март көнне Казанда “Татнефть - Арена” Боз сараеның кече залында республика Төнге хоккей лигасының ”Хыяллар лигасы” дивизоны кысаларында финал уеннары булып үтте.

Анда Теләче районы командасы белән Казанның “Гагарин” командасы очрашты. Кискен һәм мавыктыргыч уен 1:6 исәбе белән гагаринлылар файдасына төгәлләнде.

Исегезгә төшерәбез, октябрь аенда башланып киткән әлеге чемпионат кысаларында районыбыз командасы барлыгы 16 уен үткәрде. Плей-офф уеннарында ут күршеләребез - сабалыларны отып, финалга чыкты. Финал уеннарының икесе -  “Татнефть - Арена” Боз сараеның кече залында, берсе -  Теләченең “Юность” Боз сараенда узды. Безнекеләр Теләчедә җиңүгә ирешсә, Казанда узган ике уенда да оттырдылар.

Чемпионатның җиңүчесе “Гагарин” командасы апрель аенда Сочи шәһәрендә узачак Россиякүләм ярышта республикабыз данын яклап чыгыш ясаячак.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев