Апрель аеннан Казан шәһәрендә урнашкан «Я. Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк» тә «Теләче керәшеннәре айлыгы» башланачак.
Айлык 1 апрель көнне кичке сәг.18.00 дә «Җакын дуслар җыелышкач” дип исемләнгән концерт белән башланып китә.
Программага кызыклы очрашулар, күргәзмәләр, видеокүзәтүләр, "Казан", "Тройсын"бәйрәмнәре тарихы белән, керәшен авыллары белән, районыбызның «Нардуган», "Беләзек" керәшен халык фольклор ансамбльләре белән танышу, мастер-класслар һәм башка күп төрле чаралар кертелгән.
Нет комментариев