Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

27 март – Халыкара театр көне

Барлык театр сөюче райондашларыбызны һәм район һәм авыл мәдәният йортлары, клублары каршында эшләп килүче театр коллективларын, районыбыз мәктәпләрендә театр түгәрәгенә йөрүче балаларны шушы илаһи сәнгать төре көне белән ихлас котлыйбыз.

Шулай ук районыбыз горурлыгы һәм күрке булган якташларыбыз -  Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары,  республикабызның атказанган аристлары Алмаз Фатхуллин (Олы Мишә), Харис Хөснетдинов (Кече Мирәтәк), Гөлназ Нәүмәтова (Алан һәм Ленино - Кокушкино), Айдар Фатхрахманов (Теләче), әлеге театрның директор урынбасары Илфат Фәхретдинов (Югары Кибәхуҗа), Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты, республикабызның атказанган артисты Илнар Низамиев (Кече Мирәтәк), Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Диләрә Кәримуллина (Кече Кибәхуҗа) һәм  шактый еллар Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында артистка булып эшләгән, берничә ел элек  Галискәр Камал исемендәге дәүләт академия театрына режиссер ярдәмчесе буларак эшкә килгән Миләүшә Искәндәровага (Гыйльметдинова) (Олы Нырсы) һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихлас сәламнәребезне һәм тәбрикләүләребезне юллыйбыз. 

Шулай ук бүген без озак еллар Казан авыл хуҗалыгы академиясендә  “Тургай” студентлар театр студиясен җитәкләгән мөхтәрәм якташыбыз Роберт Галиевны (Максабаш) зур хөрмәт белән искә алабыз. 

Бәйрәм белән, хөрмәтле артистларыбыз, мөхтәрәм театр сөюче райондашларыбыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев