28 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кыш бабай сабыйлар янына шортиктан килде! (+фотолар)
Узган атнаны районыбызның беренче номерлы "Аленушка" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен яңа ел бәйрәме үтте. Кызыклы чараларга бай яңа ел кичәсенә Кыш бабай шортик һәм кара күзлек киеп килде! Чыршы тирәсенә Яңа елның төп кешесе шундый кыяфәттә килгәч, балалар гына түгел әти-әниләр дә аптырады. Баксаң Убырлы карчык,...
-
"Шәмәрдән-Казан" юлында булган авария турында тулырак мәгълүмат
Кичә бик аяныч хәл - "Шәмәрдән-Казан" юлының 34 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булганлыгы турында без сезгә хәбәр иткән идек инде. Шул авария турында хәзер тулырак мәгълүмат билгеле булды. Беренче фаразлар буенча, 26 яшьлек ир-ат идарә итүендәге "Киа Рио" машинасы рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ВАЗ-2107" автомобиле...
-
Испаннар һәрчак әлеге шоколадны Яңа ел табынына куя. Turrón шоколадын әзерләү рецепты (видео)
Хөрмәтле дуслар, без, алдан вәгъдә иткәнчә, Яңа ел табынына куела торган ризыклар әзерләү рецептлары белән сезне таныштыруны дәвам итәбез. Чиратта испан халкының Яңа ел табынына куела торган традицион ризыгы - Turrón шоколадын әзерләргә өйрәтә торган видео, рәхим итеп карагыз һәм файдасын күрегез!
-
Теләче районы муниципаль хезмәткәрләре Республика күләм спорт ярышларында призлы урыннар алдылар
19 - 20 декабрь көннәрендә Казанда муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында уздырылучы ярышларның йомгаклау өлеше булып узды. Гомүм ярышлар нәтиҗәләре буенча Теләче районы командасы авыл районнары арасында бары Биектау районына гына юл биреп 2 урын яулады, 3 урында Чүпрәле районы калды. Аерым ярышларда безнең район командасы мондый урыннар яулады: Чаңгы ярышлары...
-
30 декабрь кичендә Теләчедә булачак Яңа ел тамашасына чакырабыз!
Район мәдәният йорты үзешчәннәре, райондашларыбызны, районыбыз кунакларын, 30 декабрь көнне район мәдәният йортында узачак традицион Яңа ел тамашасына - Балмаскарадка чакыра. Тамашаның сюжеты уен-көлкегә, җыр-биюгә, төрле тәбрикләүләргә корылган. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана.
-
Дарулар интернет аша сатыла башларга мөмкин
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы канунга үзгәрешләр кертү турындагы проект әзерләгән. Анда интернет аша дару сатарга рөхсәт итү турында сүз бара. "Известия" хәбәр итүенчә, кануннар 2017 елның 1 гыйнварында гамәлгә керәчәк икән. Интернет аша медикаментлар белән фармацевтика эшчәнлеге алып барырга лицензиясе булган даруханәләр генә сату итә алачак, диелә. Ә сәүдә тәртибен...
-
Хуҗабикәләр колагына: оригиналь Яңа ел салаты рецепты (видео)
Берничә көннән Яңа ел бәйрәме дә килеп җитә, һәр хуҗабикә искиткеч Яңа ел табыны әзерләргә тели. Шул уңайдан без сезнең игътибарга көнгә берничә төрле оригиналь Яңа ел ризыклары рецептлары тәкъдим итәргә булдык. Яңа еллар котлы булсын!
-
"Шәмәрдән- Казан" юлында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
27 декабрь көнне "Шәмәрдән- Казан" юлының 34 нче километрында кара каршы килүче ике машина бәрелешә. Зыян күрүчеләр ачыклана Чыганак һәм фото: saby-rt.ru