Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кыш бабай сабыйлар янына шортиктан килде! (+фотолар)

Узган атнаны районыбызның беренче номерлы "Аленушка" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен яңа ел бәйрәме үтте. Кызыклы чараларга бай яңа ел кичәсенә Кыш бабай шортик һәм кара күзлек киеп килде! Чыршы тирәсенә Яңа елның төп кешесе шундый кыяфәттә килгәч, балалар гына түгел әти-әниләр дә аптырады. Баксаң Убырлы карчык,...

Узган атнаны районыбызның беренче номерлы "Аленушка" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен яңа ел бәйрәме үтте. Кызыклы чараларга бай яңа ел кичәсенә Кыш бабай шортик һәм кара күзлек киеп килде!

Чыршы тирәсенә Яңа елның төп кешесе шундый кыяфәттә килгәч, балалар гына түгел әти-әниләр дә аптырады. Баксаң Убырлы карчык, юнь бәядән генә Кыш бабайга чит илгә, ягъни җылы якларга путевка саткан икән. Шулай итеп Убырлы, Кыш бабайны сабыйлар янына җибәрмәскә булган.

Ярый әле, кар кызы һәм сабыйлар җитез булып чыкты. Кыш бабайны Убырлының тозагыннан тиз коткардылар. Кыш бабай исән-сау килеш бәйрәмгә кайтып җитте. Сабыйлар да әзерлгән һөнәрләрен күрсәтеп, шигырьләр сөйләп, биеп-җырлап күңел ачты. Кыш бабай да бүләксез килмәгән, балаларга яңа ел күчтәнәче алып килгән.

Лилия Кыямова
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев