29 март 2016 яңалыклары
-
Районның социаль яклау, спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлеге, электр челтәре оешмасы хезмәткәрләре куйган концерттан фото-репортаж
24 март көнне районның халыкны социаль яклау, район спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлекләре һәм район электр челтәре оешмасы хезмәткәрләре берләшеп Теләче мәдәният йортында зур концерт куйдылар. Билгеле булганча, әлеге концерт "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестивале кысаларында куелды. Соңгы берничә айда районыбыз халкы чын мәгънәсендә мәдәният казанында кайный. Узган...
-
Узган елда мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышларыбыз турында
Мәдәниятсез, мәгърифәтсез тормышны, яшәешне күз алдына да китереп булмый. Мәдәният - ул ата-бабаларыбыздан калган олы мирас-хәзинә. Ул элек-электән кешеләргә рухи азык биргән, тәрбияләгән. Районыбызда мәдәният хезмәткәрләре әлеге мирасны кадерләп саклау, аны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерү буенча биниһая зур эш башкара. Агымдагы ел алар һәм без - тамашачылар күңелендә Россиядә Әдәбият,...
-
Казанда 100 яшьлек ветеран бабайны туган көне белән котладылар
Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Мөбарәков 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Салих бабайның озак яшәвенең серләре белән Казан мэры Илсур Метшин да кызыксынган. Казан мэры ветеранга Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановтан котлау тапшырды, истәлекле дата белән котлады, юбиляр һәм аның гаиләсе белән аралашып алды,...
-
Кукмарада узган волейбол ярышларында районыбызның егетләр командасы 1 урын яулады
28 март көнне Кукмарада укучылар арасында Бөтенрәсәй спартакиадасы кысаларында 2000-2001 елгы кызлар һәм егетләр арасында волейбол буенча зона туры узды. Ярышларда барлыгы 8 команда: Теләче, Балтач, Биектау, Кукмара, Әтнә, Арча, Саба һәм Питрәч районнары командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Теләчебез егетләре 1 нче урында (тренерлары Шамил Шәяхмәтов), 2 нчедә Балтач,...
-
Марат Әхмәтов министр вазифасын калдырып китәрме?
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлыкка кандидат булып теркәлде. Ул министрлыкны Дәүләт Думасына алмаштырыр дигән сүзләр йөри. Бүген Марат Әхмәтов әлеге сүзләргә ачыклык кертте. - Чәчүне уздыргач, урып-җыярга да кирәк инде, - диде ул. - Хәзерге вакытта праймериз бара. Барысын да вакыт күрсәтер.
-
Комаровка авылында кибеттән ялган акча түләп товар алырга маташканнар
Күптән түгел Комаровка авылында урнашкан һәм "Маркелова" шәхси предприятиесенә караган кибеттә бер ханым, биш мең сумлык номиналны ваклап, азык-төлек сатып ала. Кибетче белән алыш-биреш ясагач, ул машинага утырып, йөртүче-юлдашы белән Теләчегә менеп китә. Кибетчедә вакланган биш меңлек шик тудыра. Ул ике дә уйлап тормастан, әлеге автомобильнең дәүләт номерын әйтеп, полиция...
-
Райондашларыбыз Мария һәм Илья Кузнецовлар "Татмедиа"дан бүләк алдылар
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте газета-журналларына язылып, бәйгедә катнашу һәм оту мөмкинлеге бар. Узган яртыеллыкта бәйгедә катнашу өчен өч һәм аннан да күбрәк басмага язылу шарт иде. Моның өчен бары тик, "Бәйге" билгесе белән, язылган басмаларның квитанция күчермәләрен 2015 ел тәмамланганчы бәйгенең шартында күрсәтелгән адрес буенча җибәрәсе иде. Шунысы сөенечле, җиңүчеләр арасында...
-
Өч кешенең гомерен өзгән Әгерҗедәге янгын буенча тикшерү үткәрелә
Татарстанда янгында өч кешенең үлем очрагы буенча тикшерү алды эше алып барыла. 26 мартта Әгерҗе шәһәрендә шәхси йортларның берсендәге янгынны сүндергән вакытта ике ир-ат һәм бер хатын-кызның үлгән гәүдәсе табыла. Шул уңайдан тикшерү алды эше кузгатылган. Беренчел фаразлар буенча, янгын спиртлы эчемлекләр куллану барышында ут белән саксыз эш итү аркасында...
-
Районның берничә мәктәбе укучылары ГТО буенча республикакүләм фестивальнең финал турында катнашып кайттылар
24-26 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә республиканың белем бирү оешмаларының 11 нче сыйныфларында укучылары арасында Рәсәйкүләм физик тәрбия комплексы ГТО буенча республикакүләм фестивальнең финал туры узды. Ярышларда республиканың барлык муниципаль берәмлекләре дә катнашты, укучылар ГТО буенча үз яшьләренә туры килүче баскычта булган сынауларда көч сынаштылар. Безнең район данын Әбде, Шәдке,...