Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда 100 яшьлек ветеран бабайны туган көне белән котладылар

Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Мөбарәков 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Салих бабайның озак яшәвенең серләре белән Казан мэры Илсур Метшин да кызыксынган. Казан мэры ветеранга Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановтан котлау тапшырды, истәлекле дата белән котлады, юбиляр һәм аның гаиләсе белән аралашып алды,...

Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Мөбарәков 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Салих бабайның озак яшәвенең серләре белән Казан мэры Илсур Метшин да кызыксынган.

Казан мэры ветеранга Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановтан котлау тапшырды, истәлекле дата белән котлады, юбиляр һәм аның гаиләсе белән аралашып алды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы. Бәйрәм өстәле үз артына берьюлы берничә Мөбарәковлар буынын җыйган: ветеранның дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.

100 яшькә җитүнең сере гади икән. Салих бабай әйтмешли, бары тик сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, тәмәке тартмаска һәм догада булырга гына кирәк.

Салих Мөбарәковны котларга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев та килгән.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев