Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Райондашларыбыз Мария һәм Илья Кузнецовлар "Татмедиа"дан бүләк алдылар

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте газета-журналларына язылып, бәйгедә катнашу һәм оту мөмкинлеге бар. Узган яртыеллыкта бәйгедә катнашу өчен өч һәм аннан да күбрәк басмага язылу шарт иде. Моның өчен бары тик, "Бәйге" билгесе белән, язылган басмаларның квитанция күчермәләрен 2015 ел тәмамланганчы бәйгенең шартында күрсәтелгән адрес буенча җибәрәсе иде. Шунысы сөенечле, җиңүчеләр арасында...

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте газета-журналларына язылып, бәйгедә катнашу һәм оту мөмкинлеге бар. Узган яртыеллыкта бәйгедә катнашу өчен өч һәм аннан да күбрәк басмага язылу шарт иде. Моның өчен бары тик, "Бәйге" билгесе белән, язылган басмаларның квитанция күчермәләрен 2015 ел тәмамланганчы бәйгенең шартында күрсәтелгән адрес буенча җибәрәсе иде.

Шунысы сөенечле, җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар. Алар - Субаш авылында яшәүче Мария һәм Илья Кузнецовлар гаиләсе. Дөрес, алар бәйгенең төп призы "Aiрad" отмадылар-отуын. Әмма "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте тәгаенләгән бүләккә ия булдылар. Әлеге гаилә бәйгедә беренче тапкыр гына катнашмый. Алдагы язылу кампанияләрендә дә, квитанция җибәреп, үзләрен сынап караганнар. - Бүләк алу беренчел максат булмаса да, барыбер дә языласы, катнашасы килә. Бүләк откач, аеруча күңелле. Газета-журналларны балалар белән бергә укыйбыз. Олыраклары без укый торган "Теләче", "Ирек мәйданы", "Акчарлак", "Ватаным Татарстан" кебек матбугатны да укый башладылар. Алар өчен "Детская газета", "Сабантуй", "Салават күпере", "Непоседа" кебек газета-журналлар алдырабыз. Мәсәлән, "Салават күпере" журналы аша кытай теленә өйрәнергә мөмкин булса, "Детская газета" ашарга пешерергә өйрәтә. Һәркайсыннан нигә дә булса өйрәнергә була. Газета-журналларны кич, балалар белән бергә карап чыгабыз. Аларга аеруча сканвордлар, башваткычлар ошый. Һәркайсының килгәнен көтеп алабыз, - дип сөйләде кызы Юлия белән бүләк алырга килгән Мария ханым.

Кузнецовлар гаиләсе райондагы уникаль гаиләләрнең берсе. Алар моннан берничә ел элек Олы Нырсы урта мәктәбендә 6 нчы сыйныфта белем алучы үз кызлары Анжелика өстенә тәрбиягә Юлияне (6 нчы сыйныфта укый), Данилны белән Аняны (икесе дә Субаш башлангыч мәктәбендә өченче сыйныфта укыйлар) алганнар. Шул ук мәктәптә 3 нче сыйныфта укучы Артемны исә уллыкка рәсмиләштергәннәр.

- Вакытлы матбугатны ирем дә, үзем дә кечкенәдән укыйбыз. Үзебез өчен "Сөембикә", "Юлдаш", "Лечебные письма", "Туганайлар", "Безнең гәҗит" кебек газеталарны да алдырабыз. Элек укытучы булып эшләгәндә, эш буенча кирәк булган өчен дә языла идем. Ә "Теләче" газетасына район тормышы белән танышып бару өчен язылабыз. Шул районда яшә дә, ничек инде, үз районыңныкын алдырмыйсың?! Киләсе яртыеллыкка 3 меңлек газета-журналга язылып куйдык инде. Шул исәптән, "Теләче" газетасына да, - дип фикерләре белән уртаклашты Мария Михайловна.

Атна башында Мария ханымны "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хуҗин әлеге җиңүе белән тәбрик итеп, "Татмедиа" акционерлык җәмгытеннән килгән бүләкне тапшырды.

Алдагы яртыеллыкта да бәйге дәвам итәчәк. Сез дә бәйгенең җиңүчесе булып, "Aiрad"ка ия була аласыз. Акция шартлары белән тулырак www tatmedia.ru сайтында таныша аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев