Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Узган елда мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышларыбыз турында

Мәдәниятсез, мәгърифәтсез тормышны, яшәешне күз алдына да китереп булмый. Мәдәният - ул ата-бабаларыбыздан калган олы мирас-хәзинә. Ул элек-электән кешеләргә рухи азык биргән, тәрбияләгән. Районыбызда мәдәният хезмәткәрләре әлеге мирасны кадерләп саклау, аны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерү буенча биниһая зур эш башкара. Агымдагы ел алар һәм без - тамашачылар күңелендә Россиядә Әдәбият,...

Мәдәниятсез, мәгърифәтсез тормышны, яшәешне күз алдына да китереп булмый. Мәдәният - ул ата-бабаларыбыздан калган олы мирас-хәзинә. Ул элек-электән кешеләргә рухи азык биргән, тәрбияләгән. Районыбызда мәдәният хезмәткәрләре әлеге мирасны кадерләп саклау, аны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерү буенча биниһая зур эш башкара.

Агымдагы ел алар һәм без - тамашачылар күңелендә Россиядә Әдәбият, Парк һәм скверлар елы уңаеннан үткәрелгән бихисап чаралар, Әстерхан, Теләче, Казан Сабантуйлары, "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен", "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестивальләре, татар авыллары эшмәкәрләренең V җыенында катнашучыларны каршы алу кебек зур һәм күләмле тамашалар белән истә калачак. Бу һәм моңа охшаш башка чараларны үткәрүдә мәдәният хезмәткәрләребез зур тырышлык куйдылар.
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Бу матур язгы бәйрәм көне һәркайсыгызны яңа иҗади башлангычларга рухландырсын. Сез милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны барлап, аларны киләчәк буыннарга тапшырып, изге гамәл кылучылар, һәрвакыт эшегезгә тугры калып, югары һөнәри осталыкка омтылыгыз. Сезгә бетмәс-төкәнмәс иҗади дәрт, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Алдагы еллардан аермалы буларак, язма-мәкалә форматыннан читкә китеп, без сезгә узган һәм агымдагы елда иң нәтиҗәле эшләгән һәм уңышка ирешкән коллективларның һәм мөһим чараларының рәсемнәрен тәкъдим итәбез.


Шунысы сөенечле: агымдагы елда районыбызның ике театр коллективына мактаулы Халык театры исеме бирелде. Алар Айдар авыл клубы һәм Шәтке авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче коллективлар. Алар мондый дәрәҗәле исемне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән "Җиңүгә илткән юллар" дип аталган сәнгать фестивалендә күрсәтелгән Сәет Шәкүровның "Саф күңелгә тап төшмәс" һәм Габделхай Сабитовның «Кичерелгән гөнаһ» әсәрләре өчен лаек булдылар. Ике коллективка да яуланган исемнәрен саклап, тагын-тагын, матур, күмәк сәхнә әсәрләре иҗат итәргә насыйп булсын.



2015 ел - Россиядә Әдәбият елы буларак үтте. Әлеге уңайдан район мәдәният йортында якташ язучылар белән очрашу үткәрелде. Район китапханәләр челтәре директоры Ризидә Дәүлиева җитәкчелегендә үткәрелгән җылы, матур кичәнең дәвамын без җирле клуб-берләшмәләрдә һәм кабаттан район мәдәният йортында күрдек.


Узган ел декабрь аенда Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә "Татар моңы" яшь башкаручыларның Халыкара телевизион фестиваленең гала-концерты булып үтте. Анда райондашыбыз Ранис Гатауллин (Үзәк бистәсеннән) ике турны үтеп, өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булса, Инсаф Бәдретдинов (Айдар авылыннан) белән Миндияр Шәймәрданов (Алан авылыннан) фестивальнең махсус бүләгенә ия булдылар. Моннан тыш, КФУның музыка факультетында белем алган Ранисны без «Нур» вокаль ансамбле солисты буларак та беләбез.


Узган ел апрель аенда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Созвездие - Йолдызлык - 2015" фестиваленең гала-концерты булып үтте. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы шартларда узган әлеге йомгаклау концертында "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә (өлкән төркем) 1 урынны яулаган "Нур" вокаль триосы да (сәнгать җитәкчесе Әлфия Поташова) чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X