Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бакчачылар өчен яңалыклар бар

Бакчачыларга һава торышы бик җайлы туры килде быел. Ни әйтсәң дә, апрель башыннан язга кердек, җир эшләрен башладык. Инде яшеллекләр башларын төртә башлаган түтәлләр күз нурын иркәли. Әмма бу матурлыкка хозурланып, рәсмиләштерү эшләрен дә онытып җибәрергә ярамый. Татарстан Росреестры белән элемтәгә кереп, без дә бакчачыларга ярдәмгә килергә булдык.

  1. Күчемсез милекне (торак йортлар, бакча өйләре, шәхси гаражлар, мунчалар һәм башка шундый корылмаларны) гадиләштерелгән ысул, ягъни «дача амнистиясе» буенча рәсмиләштерү өчен, рөхсәт итүче бернинди документлар да таләп ителми.
  2. Капиталь төзелеш объектларын (мәсәлән, торак һәм бакча йортларын) рәсмиләштергәндә, «дача амнистиясе» 2031 елның 1 мартына кадәр дәвам итә. Җир участокларына хокукларны теркәү (бу шәхси торак, бакча йортлары, гараж төзелеше өчен файдаланылган җирләргә карый) өчен «дача амнистиясе»нең срогы каралмаган.
  3. «Дача амнистиясе» бакчачылык ширкәте, шәхси торак, гараж төзелешләре һәм ярдәмче хуҗалык эшләре алып бару (торак пунктлар чикләрендә) өчен бүленеп биргән җирләргә карый.
  4. Торак һәм бакча йортлары шәхси торак төзелеше параметрларына туры килергә, ягъни биеклеге – 20 метрдан, өч каттан артык булмаска тиеш. Моннан тыш объектның урнашуы, чикләре билгеләнгән кагыйдәләргә туры килеп тору шарт.
  5. Әгәр дә җир участогында (хәтта бакчачылык ширкәтендә дә) шәһәр төзелеше регламентлары буенча йорт төзү каралмаган булса, бу мәйданда төзелеш эшләре алып барырга рөхсәт ителми.
  6. Торак яки бакча йорты төзелешен башлаганчы, җир участогының нинди территориаль зонада урнашканын һәм нинди чикләүләр кертелгәнен ачыкларга кирәк. Моның өчен җирле үзидарә органына (Казан шәһәрендә ул – Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе) мөрәҗәгать итегез һәм Шәһәр төзелеше эшчәнлегенең мәгълүмат системасыннан өземтә таләп итегез. Шулай ук Бердәм дәүләт күчемсез милек регистрыннан (ЕГРН) өземтә кирәк. Анда бу территориядән файдалану буенча бөтен шартлар да күрсәтеләчәк.
  7. 2031 елның 1 мартына кадәр бакча участокларын бушлай хосусыйлаштырырга мөмкин. Моңа беренче чиратта 2019 елның 1 гыйнварына кадәр ширкәттә әгъза булып торучылар хокуклы. Тик шартлары да бар. Җир участогы дәүләтнеке булып, гражданның кулында ширкәт әгъзасы дигән документ булган очракта гына хосусыйлаштыру турында сүз алып барырга мөмкин.
  8. Әгәр җиргә дә, торак йортка да бернинди документлар юк икән, «дача амнистиясе 2.)» пунктыннан файдаланырга мөмкин. Бу очракта хокук бирүче документлар әзерләү өчен җир участогы урнашкан район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
  9. Бакча йортын торак йорт дип танысыннар өчен, күчемсез милек урнашкан җирлекнең башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә, гариза язарга, объектның техник халәтен бәяләүче документ тапшырырга кирәк.
  10. «Дача амнистиясе» буенча күчемсез милекне теркәү һәм бушлай хосусыйлаштыру 5 көн эчендә башкарыла. Документларны электрон рәвештә биргәндә, 3 көн дә җитә. Дәүләт пошлинасының күләме – 350 сум.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112438/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев