Буын авыртудан ике төрле компресс булыша!
Беренче компрессны ясаганда иң элек бер аш кашыгы балга бер аш кашыгы вак тоз салып, яхшылап болгатырга кирәк. Катнашманы җитен яки киҗе-мамык тукыма өстенә куеп, авырткан буын өстенә ябып җылы итеп төрергә. Компрессны кичтән куеп, иртән генә аласы.
Икенче компресс түбәндәгечә ясала: 3 аш кашыгы камфара маена 1 аш кашыгы бал һәм шуның кадәр үк горчица порошогы салып болгатасы. Катнашманы кәбестә яфрагына куеп, авырткан урынны төрәсе дә, өстен җылы әйбер белән каплап, 2–4 сәгать буе тотасы.
Чыганак: https://vk.com/salamtlek?from=search Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев