Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ГРУША ҮЗЕ ГЕНӘ СЕРКӘЛӘНӘМЕ?

7-8 ел элек утырткан “Чижовская” сортлы груша ел саен ап-ак чәчәк ата. Грушалары урман чикләвеге кадәр үскәч, коелып бетә, 5-6 дан артык җимеш үстерми. Ник шулай икән?

Франс ХӘЛИЛОВ, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты:
— Сәбәпләре берничә булырга мөмкин. Грунт сулары якын түгелме? Әгәр җәй уртасында грунт сулары 2-3 метрда булса, шундый хәл күзәтелә.
Грушаның чәчәге күп була, дисез. Бәлки, аңа җимешләрен өлгертү өчен тукландыру җитмидер. Үсенте алганда, алдаган булулары да ихтимал. Ягъни “Чижовская” урынына үзлегеннән серкәләнә алмый торган башка сортлы үсенте сатканнардыр. Чөнки грушалар урман чикләвеге кадәр үсә дә коела. Болар — серкәләнмәгән җимшәннәр, ә груша түгел. Мәсәлән, үзлегеннән серкәләнә алмый торган кыяр белән дә шулай: серкәләнү булмаганда, җимшәннәре саргаеп коела. Безнең бакчада “Чижовская” сорты үзе генә үсә, яхшы уңыш бирә.
Быел груша чәчәк атканда, таныш бакчачылардан чәчәк ата торган груша ботагы сорагыз. Аны сулы шешәгә утыртып, груша кәүсәсенә элеп куегыз. Сезнең грушаны серкәләндерә алырлык сорт туры килүе бар. Бу сортны грушага ялгый алсагыз, проблема хәл ителер.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев