Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яшелчәләрне ничек ашарга?

Чи яшелчә файдалырак кебек. Әмма бу һәрчак дөрес түгел икән. Бөекбритания галимнәре, яшелчәләрне ничек ашарга икәнен тикшергәннән соң, түбәндәге нәтиҗәгә килгән.

Баксаң, помидор, шпинат, кишер, спаржаны пешереп ашау чи килеш ашауга караганда күпкә файдалырак икән. Термик эшкәртү аша узган помидорда С витамины таркала. Аның каравы яман шештән сакларга сәләтле ликопин дәрәҗәсе арта. Галимнәр ликопинның йөрәккә дә файдалы булуын раслый.

Шпинат оксалат тозларына бай, ул оксалат тимернең үзләштеререлүенә киртә тудыра. Җылытканда шпинаттагы оксалат тозлары кими. Шулай да, аны озак пешерергә ярамый, югыйсә файдалы үзлекләре кими.

Пешкән кишердә каротин һәм лютеин дәрәҗәсе арта. Мондый кишердәге витаминнар яхшырак үзләштерелә. Ашларга аны кызганмый салыгыз. Чи кишер дә файдалы. Анда бета-каротин – А провитамины күп. Ул майда эри. Шуңа чи кишерне каймак яки май белән ашарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев