Ит сатып алганда кирәкле 6 киңәш
Ит сатып алганда истә тотарга кирәкле киңәшләр:
- Итнең өслеген яхшылап карагыз. Аның өслеге бераз җилләгән һәм кибеп киткән төсле икән, шикләнмәгез. Әлеге «кабык» аны кибүдән саклый. Ә итнең өсте юеш һәм сүл эчендә ята икән, алмавыгыз хәерле.
- Иттәге май катламы ак төстә булганын сайлагыз. Бу мал яшь булган һәм ите йомшак дигән сүз. Итнең мае сары икән, ул каты булачак.
- Итнең йомшак җиренә бармагыгыз белән басып карагыз. Батып килгән өлеше яңадан үз хәленә кайта икән, димәк, мал яңа чалынган, әгәр бармак эзе озак сакланса, алмавың хәерле.
- Итнең төсенә дә игътибар итегез. Сыер ите – кызыл, ә бозауныкы алсурак төстә була. Үзегез алырга җыенган кисәктә бераз кисем ясап күрсәтүләрен сорарга кыенсынмагыз.
- Итне иснәп карагыз. Ацетон, серкә яки әчкелтем ис килә икән, очсыз дип, мондый итне ала күрмәгез.
- Туралган ит түшкәләрендә ветеринария хезмәтенең мөхере тора. Сатучының намуслылыгында шикләнсәгез, иткә ветеринария таныклыгын сорагыз. Аның сатуга тапшыру вакыты кичәгедән дә элеккерәк булмаска тиеш.
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев