Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Миләүшә кечкенә савыт ярата

Миләүшә (фиалка) шау чәчәктә утырсын өчен, беренчедән, аны кечкенә савытка утыртырга кирәк. Зур савытта яфракка котыра, үги ботакларын күп җибәрә, әмма чәчәк атмый.

Икенчедән, үги ботакларын өзеп торырга. Үги ботакны чәчәк яфрагы белән бутамаска. Чәчәк яфрагы – очлырак, үги ботак яфрагы түгәрәк булып үсеп чыга. Үги ботакны төбеннән пинцет белән йолкып алырга (төбе калса, гөл чирләячәк) һәм шул урынга активлаштырылган күмер сибеп куярга кирәк.

Аннан килеп, гөл туфрагын ике елга бер мәртәбә алыштырып торырга. Күчереп утыртканда, аскы рәтләрдәге яфракларны өзеп, өске яшь яфракларын гына калдырырга киңәш ителә. Болай эшләгәндә, миләүшәләр ел дәвамында чәчәк атып утырачак.

Чыганак: https://vatantat.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев