“НУРСИНӘ АПА КОЙМАКЛАРЫ”
500 мл сөт, 5 йомырка, 400 г он, 25 г шикәр пудрасы, 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 кап (11 г) коры чүпрә кирәк.
Җылы сөткә чүпрәне салып тугларга. Аннары йомырка, тоз, шикәр пудрасы кушып болгатырга һәм үсемлек мае өстәргә. Онны азлап кына сала-сала тугларга. Бертөрле масса барлыкка килгәч, 15-20 минутка кабартырга куярга. Майланган табада пешерергә.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев