Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Шашлык янына бик тәмле салат

2 бәрәңге, 1 татлы борыч, 1 башлы суган, 2 аш кашыгы консервланган нут, 1 аш кашыгы чистартылмаган үсемлек мае, 2 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы лимон согы, 1 бәйләм яшел тәмләткеч, тәменчә тоз һәм борыч.

Бәрәңге, суган һәм татлы борычны юып, һәркайсын 2–3әр өлешкә бүләбез. Татлы борычны орлыкларыннан чистартабыз. Яшелчәнең һәркайсын аерым-аерым фольгага төрәбез. Бәрәңгене – мангалдагы күмер өстендә, суган һәм борычны рәшәткәгә тезеп пешерәбез. 180 градуска җылытылган газ мичендә дә пешерергә мөмкин. Яшелчә 30–40 минут эчендә әзер булачак. Шуннан соң, фольгадан алып, сарымсак (изеп), лимон согы, тоз һәм борыч өстибез. Барысын бергә яхшылап болгатабыз. Яшелчә суынгач, нут һәм яшел тәмләткечләр өстибез.

Салатка үсемлек мае салып болгатабыз һәм табынга куябыз. Җылы килеш тә тәмле булачак ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110646/

Фото: https://www.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев