Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Вак кыяр тозлыйбыз

Вак кыярны тозлау рецептын саклап куегыз

Бер литрлы стериль банкалар төбенә укроп, сарымсак угын (булмаса кыягын), хрен яфрагы, түгәрәк кара борыч, кишер яфрагы салыгыз. Кыярларны тыгызлап тутырабыз, өстенә шаулап торган кипяток салып суытабыз.

Аны түгәбез, банкага ике аш кашыгы песок, бер аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы 9% уксус салынган кипяток агызып, боргычлап ябабыз.

Кемнәр рассолга өйрәнгән: ике литр су, 6 аш кашыгы песок, ике аш кашыгы тоз, 8 аш кашыгы уксус салыгыз (9% лы) Нигә песок, уксус күп диярсез, песок белән уксус реакцияга керә, уксус тәме калмый, курыкмый салыгыз. Маринад тәмле чыга, суы да калмый. Кыяр да кетердек була, хрен яфрагы булганга.


Тәския Вәгыйзова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев