Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Агулы балтырганнан сакланыгыз

Кагылсаң, тәнне пешерә, күзне дә сукыр калдырырга мөмкин.

Райондашларны агулы балтырган, ягъни борщевик үләненнән сак булырга чакырабыз. Читтән караганда матурлык өчен утыртылган, диярсең. Тик Төньяк Америкадан алып кайтарылган үлән бик куркыныч. Аны заманында силос салыр өчен утырткан булганнар. Авыл хуҗалыгы җирләре һәм кеше сәламәтлегенә зыян салучы балтырган (“борщевик сосновский”) үләне авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә очрый башлаган.

Балаларны аның янына якын җибәрмәгез, сәламәтлек өчен бик куркыныч. Кагылсаң, тәнне пешерә, күзне дә сукыр калдырырга мөмкин.

Балтырган согы тигәндә тиз генә су белән юып төшерергә, су булмаса, кулда булган теләсә нинди әйбер белән тәнне капларга кирәк. Әлеге үсемлек суы кояш нуры тәэсирендә агуга әйләнә һәм химик пешүгә китерә.  Шундый бәлага тарсагыз, зарарланган урынны су белән юыгыз, аннары кара чәй, имән кайрысының төнәтмәсе ярдәмгә килер. Кояш булмаганда бу үсемлек зарар ясый алмый, әмма бу үсемлек янына бармавыгыз хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев