Җәйге яллар ахырына якынлашса да, көзге сәфәрләр сезоны башланырга гына тора әле. Шуңа күрә чит илгә чыгу турында уйлаучылар бихисап.
Әмма билет турында кайгыртканчы, Россиядән чыгуга хокукый чикләүләр юкмы икәнен ачыклау мөһим.
Кемнәргә чит илгә чыгу чикләнергә мөмкин?
Мондый чикләү берничә сәбәп аркасында кертелә ала. Алар арасында:
- суд приставлары тарафыннан башкарма производство кузгатылган һәм гражданинның бурычы законда билгеләнгән күләмнән арткан очрак;
- дәүләт серенә кагылышлы мәгълүматларга рөхсәте булган яки чит илгә чыгу чикләнгән вазифада эшләү;
- хәрби яки альтернатив гражданлык хезмәтен узу;
- хәрби хезмәткә чакырылыш белән бәйле повестка алу;
- җинаять эше буенча шикләнелүче яки гаепләнүче булу;
- судның законлы көченә кергән хөкем карары буенча җәзаны үтәмәү;
- Федераль иминлек хезмәтенең гамәлдәге хезмәткәре булу, шулай ук кайбер элекке хәрби хезмәткәрләргә карата билгеләнгән чикләүләр;
- чит ил паспортын рәсмиләштергәндә белә торып дөрес булмаган мәгълүмат бирү;
- банкрот дип танылу һәм суд тарафыннан Россиядән чыгуга чикләү кертелү.
Бурычлары бармы-юкмы икәнен гражданнар Дәүләт хезмәтләре порталы аша алдан тикшерә ала.
Нет комментариев