Паспортлы булдылар
Район яңалыклары

Паспортлы булдылар

22 август - Россия Федерациясе Дәүләт Флагы көне. Бүген әлеге уңайдан, район загс бүлегендә “Мы граждане России “- Без Россия гражданнары” Бөтенроссиясе акциясе кысаларында тантаналы чара узды.

Биредә 14 яше тулган бертөркем райондашларыбызга - Азалия Шиһабиевага, Әдилә Рафиковага, Ислам Белаловка, Данияр Закировка һәм Кәрим Галимовка паспортлар тапшырылды. Шәхесне билгеләүче төп документны ияләренә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин тапшырды һәм яшьләребезне әлеге истәлекле көн белән котлап, тәбрикләү сүзләрен ирештерде.

Моннан тыш, яшь буын вәкилләренә үзләренең изге теләкләрен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге паспорт - виза хезмәте бүлеге җитәкчесе Надежда Ипкеева, “Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый - дәүләт хәрәкәтенең Теләче бүлеге җитәкчесе Алия Сабирова да җиткерде. Яшьләребезгә паспортлар белән бергә “Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый - дәүләт хәрәкәтенең Теләче бүлеге белән районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләкләре дә тапшырылды. 

Тантаналы мизгелләргә кадәр районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова яшьләребезне район загс бүлегенең үткәне, бүгенге эшчәнлеге һәм тарихикызыклы документлар белән таныштырды. Күркәм традиция буларак, бүген паспорт алган егетләр, кызлар Украинада махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызга теләктәшлек открыткасы да язды.


Нет комментариев