Соңгы штрихлар сызыла
Район яңалыклары

Соңгы штрихлар сызыла

Җәй башында һәм урталарында Теләчене әйләнеп узачак 4 чакрым 700 метр озынлыктагы юл участогында (Арча - Теләче юлыннан сулга кереп китә) масштаблы төзелеш эшләре баруы турында язган идек.

Хөрмәтле укучылар, куанычыгызны урткалашабыз, әлеге участокта төзелеш эшләре төгәлләнеп килә. Рәссамнар теле белән әйтсәк, юл төзешенең соңгы штрихлары сызыла. Биредә “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы, аңа караган Теләче бүлеге юл төзүчеләренең фидакарь хезмәте көн кебек ярылып ята. Кыскасы, җәмгыятьнең Арча филиалы хезмәтчәннәре якынлашып килүче мәртәбәле бәйрәмебез -  Республика көнен (30 август!) удар хезмәт вахтасында каршылый.

Бу көннәрдә (14 - 20 август көннәрендә) монда җәмгыятьнең Арча филиалы юл төзүчеләре асфальтның икенче катын түшәсә, Теләче бүлеге юл мастерлары Рафис Гусамов белән Фәнис Шәрипов җитәкчелегендәге бригада егетләре Казанга китү юнәлешендәге “элмәк”нең, тукталышларның, юл билгеләренең нигезен корды, павильоннар монтажлады. 

Театр элгечтән башлана дигәндәй, юл төзелеше дә нигез корудан башлана. Бу эшләрне ике ел дәвамында юл мастерлары Рафис Гусамов белән Фәнис Шәрипов җитәкчелегендә бригада егетләре юлның нигезен салды, үзәнле урыннарга кар, яңгыр сулары аксын өчен гофрлы торбалар урнаштырды. Әлбәттә, бу урында грунт эшләренең бер өлешен башкарган подрядчы оешма, Ульяновск өлкәсеннән килгән җаваплылыгы чикләнгән “СтройАльянс” ширкәте егетләренең тырыш хезмәтен дә билгеләп үтмичә булмый.

Үзбезнекеләргә килгәндә, бу көннәрдә (мин булган 18 - 20 август көннәрендә) әлеге участокта “КамАЗ” шоферлары - Фәнил Галиәхмәтов, Фәнис Фәләхов, Илья Колбасов, Фәнис Фәрхуллин, үзтөгечтә хезмәт куючы Зиннур Гыйззәтов, грейдерда эшләүче Раил Галимов,  вахта автобусы шоферы Мөнир Мөхәммәдиев, юл эшчеләре - Рамил Хөсәенов, Роман Закиров, Фиргать Әхмәтов, Рфнур Шиһапов, Артур Мөхәммәтҗанов Рәис Галиев һәм Арча филиалы егетләре -  катоклаучы Гомәр Нигъмәтҗанов, бульдозерчы Булат Шакиров, грейдерчы Рамил Гайнетдинов намуслы һәм фидакарь хезмәт куйды.

Яңа юл участогына ике кат асфальтны җәмгыятьнең Арча филиалы егетләре юл мастеры Эльмир Хөснетдинов җитәкчелегендә түшәде. Мин килгәндә (18 август көнне) үз эшенең осталары булган “Вольво” асфальт түшәгече (78 миллион сумлык агрегат!) машинисты Ирек Нәҗметдинов, аның ярәмчеләре Фәим Усманов, Рәсил Мәрдәнов, төп ярдәмче Илнур Шәвәлиев, катоклаучылар - Алмаз Нәбиуллин, Самат Кәримуллин, Ильмир Хәсәнов, юл эшчеләре -  Илһам Миңнуллин, Ислам Ярмиев, Ильяр Мортазин, Илнар Абдуллин, Хәлил Арсланов, сумала сибүче Ранис Сәлимов, су ташучы Фирдүс Мортазин, “Вольво” автомобильләрендә  Арчадан асфальт ташучы шоферлар - Алмаз Әхмәтгалиев, Рәдиф Гарипов, Рәшит Моратов, Гадел Бариев, Адель Фәттахов, Зөлфәт Садриев,  (участок мастеры Эльмир Хөснетдинов әйтүенчә, бериш көннәрдә асфальт ташучы машиналар саны 15 кә җитсә, кайбер көннәрне 7 генә булган)  һәм мини-үзтөягечтә эшләүче  Илһам Шакиров башкара иде. Асфальтның икенче катын алар мин килгән көнне 18 августта түши башлаганнар иде. Башланган эш беткән эш диелә халкыбыз әйтемендә.


Нет комментариев