Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте савымчыларының фидакарь хезмәте турында

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан әзерләнә торган саннарда без хатын-кызлар, алар күпләп хезмәт куя торган коллективлар турында язарга гадәтләнгән. Быел җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәте савымчыларына тукталдык. Беренчедән, әлеге хуҗалыкның уңган савымчылары сөт җитештерүдә районда алдынгылар сафында бара, беренче өчлектән төшми. Икенчедән, алар актив тормыш позициясе белән яши белә....

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан әзерләнә торган саннарда без хатын-кызлар, алар күпләп хезмәт куя торган коллективлар турында язарга гадәтләнгән. Быел җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәте савымчыларына тукталдык.

Беренчедән, әлеге хуҗалыкның уңган савымчылары сөт җитештерүдә районда алдынгылар сафында бара, беренче өчлектән төшми. Икенчедән, алар актив тормыш позициясе белән яши белә. Ямбулат авылы үзешчәннәре тарафыннан "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен..." дип исемләнгән сәнгать фестивале кысаларында күрсәтелгән "Яшь киленгә чишмә юлын күрсәтү йоласы" шушы көннәрдә җиңүче дип табылды. Фольклор ансамбль составында Ямбулат товарлыклы-сөтчелек фермасы савымчылары да бар. Авыл клубы тарафыннан үткәрелә торган чараларда да алар беренчеләр рәтендә. Шушы кәеф күтәренкелеге, рух ныклыгы аларны хезмәттә дә яңа җиңүләргә рухландыра торгандыр.
Мәсәлән, агымдагы елның ике аенда ширкәт савымчылары тарафыннан һәр сыердан савып алынган сөтнең тулаем күләме 1057 килограмм тәшкил иткән. Ә тулаем савым үзе 2327 центнер. Узган елга караганда, быел тугыз центнер сөтне артыграк җитештергәннәр. Рентабельлек +8%. Бүген ферма коллективы һәр сыердан 18 килограмм сөт савып алуга ирешә. Югары сортлы сөт җитештереп сатуда савымчылар Зөлфирә Фәрхетдинова, Тәскирә Гыйлемханова, Венера Шәвәлиева, Гөлүсә Фатыйхова, Фәния Саттарова, Рәсүлә Вәлиуллина һәм Гөлнар Мөхәммәдиевалар зур тырышлык куялар. Соңгы өчесе сөт савуда лидерлык итә.
Билгеле ки, фидакарь хезмәт һәм сыйфатлы сөт - югары хезмәт хакы дигән сүз ул. Узган ел 200 сыерга исәпләнеп төзелгән торакта эшләүче ханымнарның хезмәт хакы гыйнвар аенда 21-26 мең сум тирәсендә тибрәлсә, иске, әмма узган җәйдә дәүләт ярдәме белән өлешчә ремонтланган торакта эшләүче апайларныкы 13-18 мең сум тирәсе.
- Сөт булса, күңелебез дә күтәренке, ил-көн алдында йөзебез дә ак. Хезмәт хакы сөткә, башкарылган эшкә карап түләнә. Акчаларны әйбәт алабыз. Кышкы айларда хезмәт хакы 20 мең сумнан ким чыкмый. Сөенеп бетә алмыйбыз, авыл җире өчен бик әйбәт. Иртәгә декабрь ае өчен хезмәт хакын биреп бетерәчәкләр, - ди сөт савуда алдынгылыкны бирмәгән тәҗрибәле савымчы Фәния Саттарова.
Эштә генә түгел, спорт һәм мәдәни чараларда ут уйнаткан ханымнарны һәм районыбызның барлык хатын-кызларын 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, аларга исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге теләп калам. Аларның бергә кайнашып, дус-тату булып эшләүләре соклангыч. Алдагы бәйрәм көннәрендә алар якыннары, ширкәт җитәкчелеге, хезмәттәшләре тарафыннан кат-кат тәбрикләнерләр дигән ышаныч бар. Ил-көн алдында куйган хезмәтләре, үрнәк тормыш итүләре белән алар моңа, һичшиксез, лаек.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев